А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә Татарстан авыллары турында фильм күрсәтелде

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

10 декабрьдә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә «Веретёнце: кино о глубинках Татарстана» фильмы тәкъдим ителде. «Кино наизнанку» АКБО фильмында авыллар мәдәниятләре буенча төрлечә ачыла. Алар арасында Тәтеш районы Бессоново, Питрәч районы Белкино, Норлат районы Селенгуши авыллары сурәтләнә.

Тормышлары шәһәрнекеннән шактый аерылып торган өч җирлек тамашачыларны үзенең милли мәдәнияте, көнкүреше һәм халкы белән таныштырды. Нәкъ менә шул сәбәпле авыллар географик карталарда яшәүләрен дәвам итә. Аерым билгеләп үтәргә кирәк, проект командасы авыл тормышына битараф булмаган яшьләрдән тора.

Фильмның премьерасы 2023 елның гыйнвар-февраль айларында проектның социаль партнеры булган һәм түләүсез нигездә күрсәтү мөмкинлеген бирә торган «Мир» кинотеатрында планлаштырылган.

Проект «Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International