Красноярскида Татарстан киносы көннәре узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

8-10 декабрьдә Красноярск шәһәрендә Татарстан киносы көннәре узды. Тамашачыларга Татарстан кинематографының берничә яңалыгы тәкъдим ителде, алар арасында «Тарлан» премьера фильмы, «Әпипә» музыкаль комедиясе, «Исәнмесез?» гаилә драмасы һәм Татарстан белән Үзбәкстанның «Сөмбел» фильмы бар.

8 декабрьдә «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Енисей кино» КДАУ вәкилләре белән очрашты. Алар төбәк киносының гомуми проблемалары турында фикер алыштылар, бергәлектә эшләү мөмкинлеген эзләделәр.

«Татаркино» һәм «Енисей кино» 2023 елда җавап визиты турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International