Татар халкы мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс дәвам итә

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар халкы мәдәниятен саклап калучы, үстерүче һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Гаризалар 2022 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.

Грантларның гомуми күләме 9 800,0 мең сум тәшкил итә.

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2149971.htm

Конкурста 18 яшьтән узган Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.

Грант алуга сайлап алуда катнашу өчен, әсәрнең синопсисын яисә әсәрнең эскизын һәм таләп ителә торган башка документларны тапшырырга кирәк.

Гаризаның формасы

Кушымта - Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык

Тәртип таләпләренә туры килүен раслый торган белешмә

Документлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә (ш. Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33, кб. 114). Документларны Elena.Chemerisova@tatar.ru адресына "Грант" тамгасы белән җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International