«Казан Кремлендә Яңа ел» тамашасы

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 17-28 декабрендә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан 5 гыйнварына кадәр Музей-тыюлыкта «Казан Кремлендә Яңа ел» балалар өчен театральләштерелгән интерактив тамаша узачак.

Матур декорацияләр, музыка, җырлар, биюләр һәм уеннар безнең иң рәхмәтле кунакларыбызны - малайларны һәм кызларны - бәйрәмнең онытылмас атмосферасына чумдырачак.

Программаның дәвамлылыгы: 1 сәгать 30 минут (50 минут шоу һәм спектакль геройлары белән фотосессия). Яшь категориясе: 5-10 яшь.

Программага язылу: +7 917 254 63 51

Электрон почта: newyear_in_kazankremlin@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International