Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм атмосферасына чумарга һәм Яңа ел проектларында катнашырга чакыра.
Проектлар 15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр узачак.
И.И. Шишкин музей-йорты (4 - 12 кешелек төркемнәр өчен).
Н.А. Дурова музей-утары (12 кешедән торган төркем өчен)
Күргәзмә залы (2 - 8 кешелек төркем өчен).
Көмеш гасыр китапханәсендә (индивидуаль һәм 2 - 15 кешелек төркемнәр өчен).
М.И. Цветаева Әдәби музее (4 -12 кешелек төркемнәр өчен).
Заманча этносәнгать музеенда (5 кеше һәм күбрәк төркемнәр өчен).
Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе һәм «Трактир» музей-театры (2 - 15 кешелек төркемнәр өчен).
Туристлык-мәгълүмат үзәге кышкы Алабуга буенча экскурсия программасын, шәһәр кафе һәм рестораннарында төшке ашларны оештыра, кирәк була калса кунакханә яки кунак йорты сайларга ярдәм итәчәк.
Бу вакыйгаларга билетларны Пушкин картасы буенча сатып алырга мөмкин булачак.
Сораулар өчен телефоннар: 8 (917) 871-75-01, 8 (85557) 7-86-68.
Кадерле дуслар, проектларда катнашу өчен алдан язылу кирәк!