20 ноябрь 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының төп сәхнәсендә «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең Гала-концерты булачак.
16-18 ноябрьдә Түбән Камада һәм Әлмәттә «Кече шәһәрләргә - зур музыка» проекты чаралары узачак.
14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы композиторлары берлегенең концертлар залында "Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан" концерты узды.
2022 елның 1 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Дөрес буын» Конкурс оешмасы «СӘНГАТЬ БИЕКЛЕГЕНДӘ» II Халыкара ачык дистанцион күп жанрлы иҗади конкурсын үткәрә.
16 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә «Филармониядә фортепиана кичәләре» абонементы кысасында Россия пианисты һәм композиторы, халыкара конкурслар лауреаты - Иван Бессоновның ( Мәскәү шәһәре) концертлары узачак.
2022 елның 13 октябреннән 15 декабренә кадәр “МАРС” мәдәни-агарту үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы # МӘДӘНИЯТЙӨРӘКЛӘРДӘ проектын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы уртак хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Документ музыка, театр, рәсем сәнгате, китапханә һәм музей эше, халык кәсепләре һәм иҗат эшчәнлегенең 2023-2024 елларга хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудыруны күздә тота.
13 ноябрь Мәскәү композиторлары йортында "Россия композиторлары - балаларга" проектында Рәшид Кәлимуллин музыкасына театральләштерелгән концерт узды.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова РФ Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты.
Казан яшь тамашачы театрының «Монда Кай булды» спектакле һәм Г.Кариев исемендәге театрның «Камыр батыр» спектакле «Арлекин» балалар театры сәнгате өлкәсендә Россия Милли премиясе номинантлары булды һәм «Арлекин» балалар театр сәнгате XX фестиваленең конкурс программасына кертелде.