«Кече шәһәрләргә - зур музыка» проекты чаралары Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә узачак

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

16-18 ноябрьдә Түбән Камада һәм Әлмәттә «Кече шәһәрләргә - зур музыка» проекты чаралары узачак.

Россиянең Зур театры тынлы квинтеты мастер-класслары 16 ноябрьдә Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә узачак. 17 ноябрьдә музыкантлар көллият залында концерт программасы белән чыгыш ясаячаклар.

18 ноябрьдә Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә Мәскәү осталары концерт һәм мастер-класслар үткәрәчәк.

Ноябрь ахырында Әлмәт музыка көллиятенә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм педагоглары киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International