Бөтендөнья балалар көненә Казанда «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең Гала-концерты узачак

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

20 ноябрь 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының төп сәхнәсендә «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең Гала-концерты булачак.

Җиңүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын танып белү һәм иҗат программасы көтә: рәсем ясау һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Хәзинә утраулары» аниматорлары һәм «Шаян ТВ» телеканалы катнашында өстәл уеннары һәм интерактив программа.

Зур концерт программасында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнаша.

Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәте җиңүчеләре белән берлектә бәйге гимнын башкарачаклар.

Яшь талантлар гала-концертына билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча алырга була: https://www.culture.ru/events/2275873/gala-koncert-pobeditelei-kokursa-tat-ars-tan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International