Казанда Игорь Машуковның "Сыерлар белән танго" операпремьерасы үтә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы композиторлары берлегенең концертлар залында "Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан" концерты узды.

Концерт башында Пермь һәм Казан композиторлары Алсу Абдуллина, Дмитрий Батин, Алсу Сөнгатуллина, Екатерина Шатрова, Анастасия Выймова, Виталий Харисов музыкасы яңгырады.

19 ноябрьдә Пермь ягы филармониясендә Татарстан композиторлары Екатерина Шатрова, Алсу Сөнгатуллина, Алсу Абдуллина катнашында концерт узачак.

Игорь Машуковның Василий Каменский шигыренә язган "Сыерлар белән танго" операсы номерларын күрсәтү чын вакыйгага булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International