Декабрь аенда Казан шәһәрендә генеалогик форум үткәрү планлаштырыла, ул «Терра.Татарстан» проекты кысаларында узачак. Әлеге проектны оештыручы - «САМОРОДОК» гаиләнеңрухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау буенча социаль проектларны гамәлгә ашыру үзәге.
2022 елның 2 декабрендә Халыкара инвалидлар көне алдыннан, Россия гражданнарының игътибарын инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына җәлеп итүне күздә тоткан "Уңайлы мохит" Тоталь тесты старт ала. Россиянең барлык төбәкләрендә инвалидлар декадасы дәвамында инклюзив аралашу һәм уңайлы мохитне оештыру мәсьәләләре буенча белемнәр тикшереләчәк, шулай ук инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән агарту чаралары һәм акцияләр оештырылачак.
25 ноябрь 10.00 сәгатьтә Кремльнең конференц-залында, 4 подъезд) «Россия исламы, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту факторы буларак» халыкара конференция ачылачак.
24 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Красноярск шәһәрендә «Россиянең креатив атнасы - Себер» округ форумы уза.
Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Россиянең креатив атнасы - Себер» бөтенроссия форумында катнаша.
2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча Иҗтимагый совет сораштыру үткәрә.
2022 елның 26 ноябреннән 2023 елның 27 гыйнварына кадәр А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә Александр Шадринның «Яшә минем дөньям, туган илем» шәхси күргәзмәсе узачак.
2022 елның 24 декабрендә Ватаныбыз геройларына багышланган ел саен уздырыла торган Бөтенроссия "Ватан геройларына дан!" ачык дистанцион (online) конкурсы узачак. Конкурс «Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия иҗат проекты кысаларында үтә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Кунак бүлмәсендә” тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшиннең “Татар халкының тарихи, этномәдәни үзенчәлекләре” темасына лекциясе узды. Тарихчы татар халкының гомуми тарихы, төрки дәүләтләр, татар ханлыклары, татар милләтенең оешу үзенчәлекләре һәм этаплары турында чыгыш ясады. Лекция барышында Гамирҗан Дәүләтшин миф, риваять темасына да тукталды. Шулай ук Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның тарихи әсәрләргә алынуын, аерым алганда “Идегәй” дастанын сәхнәгә куюын, югары бәяләде.
2022 елның 25 ноябрендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Почта открыткаларында ислам» күргәзмәсен ябу тантанасы узачак.
22 ноябрьдә Казан яшь тамашачы театрында тамашачылардан кабул ителгән проектлар идеясе питчингы булды. Барлыгы 20 дән артык гариза кабул ителде, шуларның театр үсешенең иң кызыклы һәм иң уңышлы юнәлешен колачлаган 5 проект сайланды.