2022-2023 елга кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга субсидия алучылар исемлеге билгеле булды.
Конкурста барлыгы 8 категориядә 28 проект катнашты.
2022 елның 23 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татарстан дәүләт филармониясендә Башкортостан Республикасы халык артисты Роберт Юлдашев һәм «Курайсы» төркеме «Дала һәм җил музыкасы» этно-тамашасын тәкъдим итәчәк.
«Курайсы» төркеме - world music йолдызы, күпсанлы этно- һәм рок-фестивальләрнең хедлайнеры, фолк, джаз һәм этно-трансны синтезлап, төрле жанрларда эшли. Татар филармониясендә безне этно-шоу көтә, анда барабаннар һәм курайда соло, шулай ук оригиналь аранжировкаларда дөнья хитлары бар.
Инвалидлар декадасы алдыннан Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясе һәм “Во благо вместе” хәйрия фонды инициатив төркеме Чистайның “Юлдаш” интернатында чыгыш ясап кайтты.
2022 елның 23 ноябрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Коммуналка» арт-инсталляциясе ачыла. СССР көнкүреше һәм интерьеры турында тулырак тарихчы, коллекционер Григорий Ивойлов сөйләячәк.
22 ноябрь 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Б.Альменов исемендәге 3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының графика - "Чагылыш" ("Отражение") дип исемләнгән күргәзмәсе ачылачак.
Шикәр юеш агачны ничек сакларга ярдәм итә? Агач нәрсәгә сәләтле? Черү һәм казылмалар фәлсәфәсе нәрсәне аңлата? Әлеге һәм башка сорауларга лекторияга килүчеләр җаваплар алачак.
Россия шәһәрләрендә «Тарлан» фильмының премьерасын 22 ноябрьдә илнең төп кинематографик мәйданчыгы - Мәскәү кино йорты ачачак. «Синема 5» кинотеатрлар челтәре фильмның прокатын Казан, Саранск, Самара, Чебаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Яр Чаллы, Волгоград, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә уздырырга планлаштыра.
«2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында ике кыска метражлы документаль фильм булдыруга конкурс игълан итә.
2022 елның 24 ноябрендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДМИИ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам күргәзмәсе, лак миниатюрасы остасы Юрий Павлов күргәзмәсе ачылачак.
2023 елда Президент мәдәни инициативалар фондының беренче грантлы конкурсына илнең иҗади командалары 8,7 меңнән артык гариза биргән.