«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Почта открыткаларында ислам» күргәзмәсен ябу тантанасы уза

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 25 ноябрендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Почта открыткаларында ислам» күргәзмәсен ябу тантанасы узачак.

Чара Мәскәү коллекционеры Низами Ибраһимовтан экскурсия белән башлана. Ул коллекциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәк, үзенең яраткан открыткаларын күрсәтәчәк һәм алар белән бәйле тарихлар белән уртаклашачак.

Очрашу «Почта открыткасы Россиядә ислам динен өйрәнүдә бер чыганак буларак» түгәрәк өстәл артында дәвам итәчәк. Чыгыш ясаучылар:

  • Гүзәл Вәлеева-Сөләйманова, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;
  • Низами Ибраһимов, коллекционер;
  • Айрат Заһидуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән 222 открытка Россиянең мөселман мәдәнияте белән бәйле ил тарихының кызыклы чаралары белән таныштыра. Открыткаларда - мәчетләр һәм мәдрәсәләр, гыйбадәт урыннары, интеллигенция вәкилләре, халык типажлары сурәтләнгән.

Күргәзмәгә керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International