Казан яшь тамашачы театрында сәламәтлеге чикләнгән балалар катнашында пластик спектакль барлыкка киләчәк

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

22 ноябрьдә Казан яшь тамашачы театрында  тамашачылардан кабул ителгән проектлар идеясе питчингы булды. Барлыгы 20 дән артык гариза кабул ителде, шуларның театр үсешенең иң кызыклы һәм иң уңышлы юнәлешен колачлаган 5 проект сайланды.

Театр өчен иң мөһим һәм актуаль проект буларак «Нежность» балалар пластик спектакле табылды. Бу өлкәннәрне балаларның фантазияләре һәм тарихлары белән тулган эчке дөньясы белән танышырга чакыра торган пластик хикәя. Спектакль өлкәннәр алдында педагогик характердагы сорауларны куя, шулай ук аларга балаларның кайбер күренешләрен күрергә, аның хис-кичерешләренә үтеп керергә, үзе өчен аның бөтен тирә-юньдәгеләргә бүләк итәргә омтылган назлылыгын ачарга мөмкинлек бирәчәк. Проект Казан яшь тамашачы театрының «Театр булдырганда» инклюзив иҗат лабораториясендә катнашучылар белән бергә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International