Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең юбилеен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур концерт "Безгә - 85!" программасы белән билгеләп үтте. Бу кичәдә коллектив солистлары лаеклы бүләкләр алды. Ә юбилей концертына чакырылган кунак "Тавыш" конкурсында җиңүче Динә Гарипова булды.
8-10 декабрьдә Красноярск һәм Красноярск ягында Татарстан киносы көннәре уза. Программаны "Татаркино" мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Әбелханова тәкъдим итәчәк.
Кичә 83 яшендә шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасы язучылары берлеге әгъзасы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының элеккеге директоры Мансур Әхмәт улы Шиһапов вафат булды.
2023 елның 30 мартыннан 2 апреленә кадәр Мәскәү Кунак Сараенда заманча сәнгать ярминкәсе һәм Art Russia арт-форумы узачак. Чара дүртенче тапкыр оештырыла.
Бүген 8 декабрьдә “Юха” милли татар фольклоры мотивлары буенча беренче фэшн-фильм онлайн-прокатка чыкты. Татар халкының мәдәнияте турында күптән көтелгән премьераны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.
Бүген 9 декабрьдә Казан Кремлендә ТР Милли музееннан "Татар шамаиле" һәм Петербург ислам мәдәнияте музее "Биш очлы йолдыз" күргәзмәләре тәкъдим ителде.
8-9 декабрь Башкортстан башкаласында «Россия музей маршрутлары» бөтенроссия проектының йомгаклау сессиясе уза.
А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе иҗат коллективы тарафыннан төзелгән Узеир Гаджибековның шул ук исемдәге опереттасы буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең унынчы юбилей тамашасы узды.
8 декабрьдә Казан Кремлендә «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Россиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Бүген 9 декабрьдә Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кирилл улына М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча мемориаль такта ачу тантанасы булды, ул анда 2015 - 2020 елларда яшәгән.