ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2023 ел
сишәмбе

UT FEST — 2022 елдан бирле URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль  19 август көнне 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк. Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

1 август көнне 12:00 сәгатьтә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узачак.

РФ Мәдәният министрлыгы 1 сентябрьгә кадәр халык сәнгате өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәмен (грантлар) алуга дәгъва кылучы коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итә.

23-27 августта Кукмара районының Вахитов авылында янә зур мәдәни вакыйга узачак! «Авылга да, шәһәргә дә» республика яшьләр арт-резиденциясе үзенең ишекләрен ачачак.

4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың тыюлык өлешендә Шишкин буалары, Ленин мәйданы территориясендә узачак. Анда быел өч йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать осталары, алар “Яшьләр” стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда урнашачак.


30
июль, 2023 ел
якшәмбе

29 июль көнне "Алтын тәлинкә" кинематография өлкәсендә III төбәкара кинопремия мәдәни чарасында "Хәситә: Татарстан риваятьләре" проекты тәкъдир ителде. Тиздән, 2023 елның көзеннән ТР театр эшлеклеләре берлеге һәм "Кино вакыты" оешмасы белән берлектә арт-форматта "Хәситә" яңадан  күрсәтеләчәк.


28
июль, 2023 ел
җомга

12 август көнне сәг.12:00 - 22:00 кадәр Горький исемендәге ял паркында Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәният фестивале узачак.Чараны Казан Мэриясе Парк һәм урам мәйданчыклары Дирекциясе белән берлектә үткәрә.

«ARTIS» премиясе - ул ел саен  сәнгатьнең төрле төрләрендә танылган казанышлары өчен талантлы балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук балалар-яшүсмерләр иҗаты үсешенә зур өлеш керткән укытучыларга  бирелә торган абруйлы халыкара премия.

Хөрмәтле Татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән истәлекле вакыйга - Русьны чукындыру көне белән тәбрик итәм. 1035 ел элек Россия тарихында эпохаль вакыйга - кенәз Владимир Святослав улы православие кабул итә һәм Борынгы Русьның дәүләт дине православие итеп игълан иткән. 

Әлеге цивилизацияле сайлау Ватаныбызның рухи һәм мәдәни үсеше өчен мөһим урын ала,  илебез халыкларының дөньяга карашына, әхлакый ориентирларын һәм рухи бердәмлеген формалаштыруга зур йогынты ясый. 

Ышанам - православие нигезенә салынган югары әхлакый принциплар алга таба да традицион кыйммәтләрне, патриотизмны, Россия дәүләтенең гуманистик нигезләрен, тынычлык, гаделлек һәм яхшылыкны ныгытуга ярдәм итәчәк.  

Безнең күпмилләтле республикабызда, илдәге кебек үк, бүген дә христианнар, мөселманнар, яһүдиләр һәм башка дин вәкилләре дустанә яши, ә православие җәмгыятьтә традицион рәвештә мөһим иҗади роль уйный. 

Бу истәлекле көндә чын күңелдән уңышлар, барлык башлангычларда уңышлар, якты өметләрне һәм изге ниятләрне тормышка ашыруны телим.


25
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә 26 июль көнне ясалачак.  Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Конкурска Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 80нән артык гариза килде. Телне өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык 24 проект авторы нәтиҗәдә финалга чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International