URBANTATAR берләшмәсе икенче ел рәттән UT FEST яңа татар мәдәнияте фестивален уздыра

2023 елның 1 августы, сишәмбе

UT FEST — 2022 елдан бирле URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль  19 август көнне 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк. Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту.

Быелгы яңалык — ике музыкаль сәхнә булуы. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада —  УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар — Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты — DJ Сулейман тәмамлаячак.

Кече сәхнәдә Чаллының «ЛитМуз» әдәби-музыкаль проекты яшь татар автор-башкаручыларга һәм шагыйрьләргә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Милли дизайнерлар катнашындагы ярминкәне быел «АйДа Маркет» дигән яңа команда әзерләячәк. Биредә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар продукциясен алып булачак.

«В потоке Камы» мәктәп медиасы һәм «ГЭС. Перезагрузка» штабы татар теле укытучыларына багышланган документаль фотокүргәзмә әзерли.

Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен «Нәнием» балалар остаханәсе эшләячәк. Остаханәне «Тәрбия» гаилә үзәге, иллюстратор һәм дизайнер Гүзәл Гарипова һәм башкалар үткәрәчәк. Теркәлү сорала.

Фудкортның яңалыгы — татар чәйханәсе өстәлүе. Биредә мәтрүшкәләр алып, Чаллыда ясалган чәк-чәкләр алып булачак.

Фестивальдә Чаллының андеграунд берләшмәләренең мәйданчыклары да эшләячәк — «ОПА КАМА СТАЙЛ» сайланма сэкондның татарча бизәк төшерү станциясе

будут работать и площадки от челнинских андеграуд-команд — станция татарского кастома от селективного  и капитанская чилл-зона от арт-пространства «Кораблик». Захватите с собой одежду или шоперы для нанесения кастома.

Об особенностях челнинской архитектуры расскажет бюро ABAU на архитектурной экскурсии «Совмод» по-челнински». Сбор у смотровой площадки. Необходима регистрация.

Ночная программа фестиваля UT NIGHT пройдет на территории Завода Ячеистого Бетона, который вскоре будет снесен. Здесь выступят местные и приглашенные из Казани электронные музыканты. Купить билеты.

Фестиваль URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә чынга ашырыла.

Фестивальнең генераль партнеры — «Парки Челнов», партнерлары — «2ГИС» шәһәр мәгълүмат үзәге һәм «Челнок» уңайлы йөрү сервисы.

П Р О Г Р А М М А

UT FEST 2023 яңа татар мәдәнияте фестивале

12:00-20:00    «АйДа Маркет»: татар һәм этно-дизайнерлар ярминкәсе

12:00-21:00    «Татар телчесе» документаль фотокүргәзмәсе

13:00-17:00    «Нәнием» балалар остаханәсе. Регистрация: https://urbantatar.timepad.ru/

13.00-17.00 Тарих һәм төбәк музее иҗат студиясенең керамика остасы Миләүшә Шакировадан балчыктан әйбер ясау остаханәсе

13:00-14:00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән «Тәүбә» мәчете төшкән күләмле открытка ясау остаханәсе

14:00-15:00 Рәссам һәм иллюстратор Гүзәл Гариповадан коллаж техникасында «Хыял КамАЗы» остаханәсе

14.00-15.00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән милли ачкыч  савытын ясау остаханәсе

15.00-16.00 Перәнекләргә татар орнаментын төшерү остаханәсе

15:00-16:00 «Тәрбия» гаилә үзәгенән милли уеннар

15:00-17:00 Шешә пыяласыннан панно ясау буенча остаханә

15:00-16:00    Архитектур экскурсия. Регистрация: https://urbantatar.timepad.ru/

16:00-22:00    Зур сәхнә: яңа татар музыкасы концерты (qaynar, ОММАЖ, Fauzia, GAUGA & Said Olur, УСАЛ, Dj Сулейман (Bazzar)

17:00-19:00    Кече сәхнә: «Литмуз.tat» әдәби-музыкаль кичәсе

12:00-21:00    Фудкорт һәм татар чәйханәсе

12:00-22:00    Ял итү зонасы һәм татарча бизәк төшерү урыны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International