30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.
26 августта Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда татар дизайны дөньясында төп вакыйга – «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. 2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел үзенең 10 еллыгын билгели һәм 11 нче тапкыр уза.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе узды.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре башланды, алар 25 августка кадәр узачак.
20 августта 18:30 сәгатьтә В.Аксёнов исемендәге скверда («Мир» кинотеатры артында) «Татаркино» мәдәният учреждениесенең «Кино һәм музыка» даими проекты кысаларында сезне кызыклы программа көтә – танылган Казан музыкантлары һәм театр һәм кино артистлары чыгышы, шулай ук ачык һавада кинокүрсәтү: «Тайна амулета» Россия фэнтези-әкиятенең премьерасы.
15 августта 19:00 сәгатьтә ТР Милли музееның җәйге мәйданчыгында Г.Камал исемендәге театрның гадәти булмаган спектаклен күрсәтү була.
19 август Балык Бистәсе районында беренче тапкыр «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә.
1 август көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды.
Бүген, 1 август шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының тууына 75 ел тула.