ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

21 мартта Татарстанның Табигый тарих музеенда Бөтендөнья су көнен билгеләп үтәчәкләр.


13
март, 2026 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2026 ел Россия халыкларының Бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төп халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан, ел саен майдан июль аена кадәр, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән традицион мәдәният бәйрәмнәре уза.

11 мартта «Россия бүген» Халыкара мультимедиа пресс-үзәгендә китапханә эшенең яшь лидерлары өчен «Китапханәләр киләчәге» Бөтенроссия конкурсының икенче сезонын башлатуга багышланган матбугат конференциясе узды.


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 13 мартында сәгать 15:00 тә Татар халкының дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы музеенда (Казан Кремле) Татарстан Рәссамнар берлеге пленэрының йомгаклау күргәзмәсе ачыла. Пленэр Идел буе Болгары шәһәрләре – Болгар, Биләр һәм Җүкәтаугә багышланган.

19 март сәгать 15.00 тә Габдулла Тукай әдәби музеенда галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 201 еллыгы уңаеннан аның «Китаб ат-Тәрбия» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» китапларының тәкъдиматәсе узачак.

Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры белән берлектә Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» мәдәни-агарту акциясе кысаларында чаралар программасы әзерләде. Чаралар Бөтендөнья театры көненә, Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына, шулай ук В.И. Качалов исемендәге Театрның 235 еллыгына багышланган.

Мәктәп язгы каникуллары көннәрендә Казан Кремле музейларында төрле яшьтәге укучылар өчен интерактив программалар, белем бирү дәресләре һәм экскурсияләр узачак. Казан Кремле белән ял көннәрен уздырырга чакырабыз.

Быел балалар проекты кысаларында төрле темаларга ике күргәзмә үткәреләчәк. Катнашу өчен бер теманы гына сайларга һәм бер күргәзмәдә катнашырга кирәк.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Гыйнвар-февраль айларында Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны плакатлар һәм афишалар конкурсына гаризалар тапшыру кампаниясе узды. Татарстан Республикасыннан Конкурсның Оештыру комитетына 271 гариза керде. Конкурста катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарының 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшәүчеләре.

12 мартта сәгать 16.00да ТР ДСМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында ике рәссам – Александр Туманов һәм Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган «Безнең барыбыз да балачактан» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция тамашачыны 1960-80 еллардагы Татарстан китап сәнгатенең ике төп сәнгать тенденциясе белән балалар басмаларына иллюстрацияләр мисалында таныштырачак. Күргәзмәдә ТР ДСМ тупланмасыннан рәссамнарның 90 дан артык график әсәре һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондларыннан алар бизәгән 100 дән артык китап тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International