Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2026 ел Россия халыкларының Бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төп халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан, ел саен майдан июль аена кадәр, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән традицион мәдәният бәйрәмнәре уза.
Җыентыкта Татарстан Республикасында яшәүче барлык халыкларның 2026 елга планлаштырылган иң якты традицион бәйрәмнәре һәм мәдәният фестивальләре тупланган.
“Этнофестивальләр картасы” проекты республика халкын һәм төбәк кунакларын елның иң кызыклы вакыйгалары турында хәбәрдар итә.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның республика традицион мәдәният бәйрәмнәре “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү кысаларында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла һәм “Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.