Бөтендөнья су көнен Татарстанның Табигый тарих музеенда билгеләп үтәчәкләр

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

21 мартта Татарстанның Табигый тарих музеенда Бөтендөнья су көнен билгеләп үтәчәкләр.

Шәһәр кунакларын һәм яшәүчеләрне бу матдәнең гаҗәеп үзлекләре белән танышырга, фәнни шоуда катнашырга, экологик осталык дәресләрендә булырга һәм дайвер җиһазларын карап карарга чакырабыз.

Бөтендөнья су көне программасы:

· 10:00 – 16:00 «Акватошка сәяхәте» музее буенча квест-юлкүрсәткеч. Теләүчеләр сораулар язылган юлкүрсәткечне алып, музей заллары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә китә алачак.
· 11:00 –17:00 Бөтенроссия «Зәңгәр тасма – 2026» акциясе кысаларында флешмоб. Төрле су объектлары: диңгезләр, океаннар, елгалар, сазлыклар һәм күлләр булуы турында искә төшерү өчен яхшы мөмкинлек.
· 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 «Казан диңгезе» мультимедиалы инсталляциясе. Кунакларны динозаврларга кадәр яшәгән пермь чорындагы Татарстанның диңгез хайваннары белән танышу көтә.
· 12:00 – 13:00 Казан дайверлары белән очрашу. 

· 13:30 – 15:00 «Су тамчысындагы дөнья» фәнни-танып белү станциясе. Кунаклар микроорганизмнарның тылсымлы галәменә чумачак, безне уратып алган дөньяның зур арттыруда ничек күренгәнен күрәчәк.
· 14:00 – 15:00 «Yesnauka» лабораториясеннән «Су планетасы» фәнни шоуы. Яшь тикшерүчеләр океаннар тарихы һәм серләре белән танышачак, сыеклыклар белән мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрәчәк.
· 14:00 –16:00 «Кулдан ясалган плезиозавр» осталык дәресе. Һәркем төсле картоннан үзенең су кәсәткесен ясый алачак.

Өстәмә мәгълүмат телефоннар аша: +7 (843) 567-80-37, +7 (843) 567-80-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International