«Эрмитаж-Казан» үзәге яшь рәссамнарны «Йосыповлар. Гасырлар аша мөлкәт» күргәзмәсендә балалар проектында катнашырга чакыра

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Быел балалар проекты кысаларында төрле темаларга ике күргәзмә үткәреләчәк. Катнашу өчен бер теманы гына сайларга һәм бер күргәзмәдә катнашырга кирәк.

БЕРЕНЧЕ КҮРГӘЗМӘ. «ЮГАЛГАН ЭНҖЕ» КОМИКСЫ

Күргәзмә команда проекты буларак уйланылган: катнашучыларның эшләре бердәм сюжетка тупланачак. Һәркем уртак тарихның үз өлешен сызачак, ә барлык фрагментлар экспозициядә тоташканда, тамашачылар алдында князь Йосыповлар коллекциясеннән асылташның серле югалуы турында детектив комикс җәелеп барачак.


ИКЕНЧЕ КҮРГӘЗМӘ. «НИКОЛАЙ БОРИСОВИЧ ЙОСЫПОВ ӨЧЕН ШЕДЕВР»

Николай Борисович Йосыповның коллекциясе Европаның иң яхшы рәссамнарының картиналары, фарфордан матур әйберләр, шаккаткыч скульптуралар һәм кыйммәтле бизәнү әйберләре белән дан тоткан. Ул сәнгатьне бик яраткан һәм аның тупланмасына нинди эшләр һәм сюжетлар эләгәчәген үзе сайлаган.

Икенче күргәзмә – сезнең нәкъ шул иҗатчы, князь үз тупланмасында күрергә теләгән рәссам икәнегезне күз алдына китерү мөмкинлеге. Аны уйлап табыгыз һәм иҗат итегез! Шулай ук үз эшегезгә князь аны нәкъ менә ни өчен сайлар иде, ул аны ни белән шаккаттыра алган булыр иде, дигән аңлатма язып куярга кирәк.

· Катнашучыларның яше: 6 яшьтән 16 яшькә кадәр
· Эш форматы: А3, теләсә нинди материаллар (гуашь, акварель, пастель һ.б.)
· Эш рамкага куелган булырга тиеш

КАТНАШУ ӨЧЕН ГАРИЗАНЫ ТУТЫРЫГЫЗ

Мөһим! Катнашу өчен бер генә күргәзмәне сайлап була. Урыннар саны чикләнгән.

· Беренче күргәзмә «Югалган энҗе»
· Икенче күргәзмә «Николай Борисович Йосыпов өчен шедевр»

Форманы тутырганнан соң, сез гаризада күрсәтелгән почтага раслама алачаксыз. Шул ук адреска проект кураторыннан өстәмә мәгълүмат киләчәк.

Мөһим! Конкурсны оештыручылар күргәзмә өчен эшләр сайлау хокукын үзләрендә калдыралар.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 567-80-42; +7 (843) 567-80-32; +7 (843) 567-80-34, hermitage@kazan-kremlin.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International