Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры белән берлектә Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» мәдәни-агарту акциясе кысаларында чаралар программасы әзерләде. Чаралар Бөтендөнья театры көненә, Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына, шулай ук В.И. Качалов исемендәге Театрның 235 еллыгына багышланган.
Музей кунакларын бай программа көтә – театр сәнгатенә багышланган ике күргәзмәнең вернисажы, лекцияләр, балалар дәресләре һәм экскурсияләр.
Акция кысаларындагы барлык чаралар турында мәгълүмат сылтама буенча мөмкин.
Илья Славуцкийның «Театр көне» фотокүргәзмәсе
2026 елның 13 марты
ТР ДСМ Заманча сәнгать галереясы, 1 кат (К. Маркс ур., 57)
15:30 – Күргәзмә ачу тантанасы
16:00 – Илья Славуцкийның авторлык экскурсиясе
Вернисажга һәм авторлык экскурсиясе – ирекле (15:30 дан 16:30 га кадәр)
Илья Александрович Славуцкий – В.И. Качалов исемендәге Зур драма театры актеры, режиссеры, фоторәссам, «Алтын битлек» Милли театр премиясе лауреаты.
1998 елда Славуцкий актерлык курсын, ә 2006 елда РАТИ (ГИТИС) ның режиссерлык факультетын тәмамлаган. В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры труппасында 1996 елдан бирле. Аның профессиональ эшчәнлеге тарихында 14 тән артык режиссерлык эше һәм күп санлы актерлык рольләре бар.
Театр эшлеклесенең үткен карашы аңа фотография өлкәсендә дә танылу китергән: 2006 елдан Славуцкийның 10 нан артык шәхси күргәзмәсе узган. ЗСГ да яңа күргәзмә аның фотография эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланган.
Экспозициядәге 60 эш – төрле еллардагы фотосурәтләр җыентыгы, монда һәр эш диярлек театр тормышы гына түгел, ә авторның шәхси тарихының да бер өлеше булып тора.
«Илья Славуцкийның театр көне» исемле фотокүргәзмә – бу театр актеры, режиссеры, театрны белүче генә түгел, ә театр аның өчен бөтен тормышы булган кешенең фотокамера объективы аша карашы. Күп санлы фотосурәтләрдән бер полотно тупланганда, тамашачылар алдында характерлар, персонажлар, кеше турында хикәя барлыкка килә.
Автор фотога үз фикерен, театрдагы барлык эшләре кебек үк – бик якты, кайчагында трагикомик, һәрвакыт ихлас һәм шул ук вакытта фантастик диярлек фикерен сала. Сурәтләрдә – коллегаларының һәм дусларының йөзләре, архив, инде тарихи әһәмияткә ия булган, илнең иң борынгы театрларының берсе тормышыннан уникаль репортаж ас пәрдә арты язмалары, шулай ук куелыш эшләре. Шундый ук охшаш һәм шул ук вакытта бөтенләй төрле, бер-берсеннән аерылып торган – бу кадрларның барысын бер тема – Театр берләштерә. Һәм сәнгать буларак та, һәм бөтен тормыш буларак.
Тулырак сылтама буенча.
Күргәзмә Галереяның беренче катында 2026 елның 14 мартыннан ачык булачак.
«Театр дөньясы – Музей дөньясы» күргәзмә проекты
2026 елның 19 марты
ТР ДСМ Баш бинасы (К. Маркс ур., 64)
15:00 – Күргәзмә ачу тантанасы
Вернисажга керү – ирекле
18:30 – «Казанда рус театры» лекциясе. Эксперт – Роман Копылов, тарих фәннәре кандидаты, директор урынбасары, В.И. Качалов исемендәге Театр музее мөдире
Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры, 1791 елдан башланучы, күпмилләтле төбәктә рус театр мәдәниятенең сакчысы, аның рухи гына түгел, ә материаль өлешенең дә сакчысы. 2019 елда театрда театрның шәһәрдә барлыкка килүеннән алып хәзерге чорга кадәр тарихын күрсәтүче уникаль музей экспозициясе ачылды.
Декорацияләр, реквизит әйберләре, костюмнар – театр гамәленең тулы хокуклы катнашучылары, алар еллар узу белән теге яки бу күренешнең бердәнбер шаһитларына әвереләләр һәм бу процесс нәтиҗәсендә «Театр дөньясы»ннан алар безгә «тере» театр тарихы турында сөйләр өчен «Музей дөньясы»на юл тоталар.