Гыйнвар-февраль айларында Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны плакатлар һәм афишалар конкурсына гаризалар тапшыру кампаниясе узды. Татарстан Республикасыннан Конкурсның Оештыру комитетына 271 гариза керде. Конкурста катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарының 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшәүчеләре.
Конкурста катнашучыларга «Театраль Идел буе» Фестиваленең барлык финалистлары белән танышырга һәм үзләренә ошаган спектакльне иллюстрацияләргә тәкъдим ителде. Проектның финалына 28 спектакль чыкты – Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән яшьләр һәм балалар театр коллективларыннан берәр спектакль.
Финалистларның театр куелышларының видеоверсияләре театральноеприволжье.рф рәсми сайтында «Финалистлар» бүлегендә урнаштырылган – нәкъ менә алар афишалар өчен нигез булып хезмәт итте.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән, Россия Федерациясе Президентының ПФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында уздырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максат һәм бурычларына туры килә.
Региональ эксперт жюрисы балалар һәм яшьләр эшләре арасында 20 җиңүчене билгеләде:
Балалар номинациясе:
· Храмов Вячеслав Олегович
· Хәйруллин Руфат
· Петрик Анна Игоревна
· Чернова Екатерина Олеговна
· Асташкина Ксения Антоновна
· Сыченко Екатерина Алексеевна
· Хаҗиәхмәтова Айзилә Айрат кызы
· Саттарова Влада Рустам кызы
· Хәйбуллина Алия Илдар кызы
· Зиатдинова Алиса Искәндәр кызы
Яшьләр номинациясе:
· Селиверстова Дарья Михайловна
· Шәйхетдинова Алия Заһит кызы
· Кәримова Ләйлә Айрат кызы
· Муталибова Милана Зәйнетдин кызы
· Антонов Денис Львович
· Парники Елизавета Александровна
· Чернова Ангелина Александровна
· Гыймадиева Кира Вадим кызы
· Шакирҗанова Динара Ринат кызы
· Хренова Ксения Вадимовна
«Театраль Идел буе» Фестивале һәм сәнгать конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү Бөтендөнья театры көнендә, 27 мартта, Идел буе федераль округының барлык 14 төбәген тоташтыру белән видеотапшыру (туры эфир) форматында узачак, аның кысаларында округ тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителә һәм фестивальнең номинацияләр буенча җиңүчеләре билгеләнә.