1 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен бирелә торган «Тантана» театр премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү тәмамланды.
Быел комиссиягә төрле номинацияләрдә 128 гариза керде. Алар 15 дәүләт театры һәм 6 дәүләтнеке булмаган театрдан алынды.
Премия номинантлары билгеләнде инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте