Танылган рус рәссамнары хезмәтләреннән төзелгән “Шәһәр биналары” күчмә күргәзмәсенең чираттагы чарасы 8-9 декабрь көннәрендә Казанда уздырыла. Бу проект Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендә тормышка ашырылган инде. Шул рәвешле, ай дәвамында зур шәһәрләрнең архитектур ассамблеясында Третьяков Дәүләт галереясы картиналары проекцияләнә.
Проектның максаты — Россия шәһәрләренең сәнгати киңлеген арттыру һәм илнең мәдәни байлыкларына халыкны җәлеп итү. Моның өчен шәһәр биналары диварларында XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында иҗат ителгән 20 картина: Иван Шишкинның “Нарат урманында иртә”сеннән алып, Исаак Левитанның “Марта”сына кадәр шәһәр халкына тәкъдим ителәчәк.
Картиналар Казан Кремле диварында кичке 6 дан төнге 12 гә кадәр проекцияләнәчәк.
Казаннан соң картиналар Түбән Новгород шәһәренә “юл тота”.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.