Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш.

Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.

Казан Кремле территориясендә һәм музейларында чаралар программасы:

ТЕРРИТОРИЯДӘГЕ ЧАРАЛАР

· 17:30-18:00 – «Аллея кунаклары» спектакле, 6+ (керү бушлай)
· 20:00-22:00 – «Джива» шоу-театрыннан светодиодлы костюмнарда анимация, 3+ (керү бушлай)

ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГИ ТАРИХЫ МУЗЕЕ

· 18:30-19:00 – «Казанның төнге мәчеләре», 3+
· 18:30-20:00 – «Контрабандачылар хәзинәләре» күргәзмәсе буенча квест, 7+
· 18:30-21:00 – Бөтен гаилә өчен музейның төп экспозициясе буенча квест, 7+
· 18:30-22:00 – Бөтен гаилә өчен өстәл уеннары, 4+
· 18:30, 19:30 – «Таш сихере» остаханәсе, 6+
· 18:30-20:30 – Күчермә татуировкалар, 0+
· 19:00-20:30 – Полимер балчыктан «Күңелле хайваннар» ясау, 3+
· 19:00-20:00 – «Караңгыда шоу» интерактив фәнни шоу, 6+
· 19:00-20:30 – Күмер белән «Тәэсирләр картасы» рәсеме, 4+
· 19:00,19:30, 20:00, 20:30, 21.30, 22.30 – «Казан диңгезе» медиа-инсталляциясе, 0+
· 20:30-20:45 – «Контрабандачылар хәзинәләре» күргәзмәсе буенча эңгер-меңгер экскурсиясе, 7+
· 21:00, 22:00 – «Эңгер-меңгер экскурсиясе», 7+

Өстәмә мәгълүмат телефоннар буенча: +7 (843) 567-80-37, +7 (843) 567-80-35

ИСЛАМ МӘДӘНИЯТЕ МУЗЕЕ

· 18:00-19:00 – «Дөнья музейларында ислам коллекцияләре» лекция-әңгәмәсе, 6+
· 19:00-23:00 – Яшь каллиграфның шәхси күргәзмәсе, 0+
· 20:00-21:00 – Ислам сәнгате буенча остаханә, 6+
· 21:00-22:00 – Төнге квест-экскурсия, 6+

Өстәмә мәгълүмат телефоны: +7 (843) 567-80-52

БЛАГОВЕЩЕНИЕ СОБОРЫ ТАРИХЫ МУЗЕЕ

· 18:00-19:00 – Рәссам Ирина Зеленовадан «Кагаз скульптурасы: Серафим» остаханәсе, 6+
· 19:30-21:30 – Рәссамнар белән «Христиан сәнгате бүген» дигән публик әңгәмә, 6+

Өстәмә мәгълүмат телефоны: +7 (843) 567-81-64

СПАССКИЙ МАНАРАСЫ МУЗЕЕ

· 18:30-21:30 – «Ук юлы» остаханәсе, 8+
· 19:00-20:30 – «Манара музыкасы» проекты, 0+
· 21:45-22:45 – «Спасский манарасы серләре» эңгер-меңгер аудиоспектакле, 6+

Өстәмә мәгълүмат һәм теркәлү телефоны: +7 (843) 567-80-20

«ЭРМИТАЖ-КАЗАН» ҮЗӘГЕ

· 18:30 – «Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт» күргәзмәсе дизайнерлары Илья Николаевич Артамонов һәм Александр Петрович Леухин белән экскурсия, 6+
· 18:30-21:00 – «Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт күргәзмәсендә Эрмитаж китапханәсе, 6+
· 19:30, 21:00 – «La Primavera» камера оркестрының кыллы квартеты белән музыкаль программа, 6+
· 19:30 – «Энҗе байлыгы» остаханәсе — энҗе бөртекләреннән сумка өчен брелок ясау, 6+
· 19:30-21:00 – «Хатлар канцеляриясе» станциясе, 6+
· 21:30 – Мода эксперты Джаннат Мингазова белән экскурсия, 6+

Өстәмә мәгълүмат телефоннары буенча: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34, +7 (843) 567-80-42

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International