30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
Илнең милли коллективларының масштаблы смотрын тәмамлау – коллектив өчен аерым миссия. Ансамбль директоры Юрий Жуков икенче ел бөтен Россиядән һөнәри осталарны берләштерә торган проектның уникальлеген ассызыклады.
«Кырыкка якын коллектив керә торган союз илнең әйдәп баручы милли коллективлары потенциалын гамәлгә ашыру һәм халык мәдәниятен популярлаштыру формаларын даими эзләп тора. Әлеге эзләнүнең нәтиҗәсе – икенче ел рәттән уза торган фестиваль-форум. ТР Дәүләт ансамбле өчен бу гади чыгыш ясау гына түгел, ә бер мәйданчыкта Россиянең башка өлкәсендә иҗат итүче хезмәттәшләребез белән очрашу, аларның ни белән янып яшәвен аңлау мөмкинлеге. Аралашу һәм иҗади яктан фикер алышу безнең өчен иң кыйммәтлесе», – диде ул.
Коллектив Мәскәү тамашачысына ансамбльнең алтын фондын тәшкил иткән әсәрләрдән торган «Халкыбызның мирасы» программасын тәкъдим итәчәк. Артистлар тамашачыларны татар мәдәниятенең күпкырлы матурлыгы белән таныштырачак: биредә күңелгә үтеп керерлек озын көйләр дә, дәртле биюләр дә бар.
Программада «Ай, былбылым», «Рәйхан» һәм «Сорнай моңы» кебек моңлы көйләр яңгыраячак, ә татар биюенең нәфислеген һәм виртуозлыгын «Көмеш беләзек», «Ярмәк вагы» куелышлары аша күреп булачак.
Айрат Хәмитов сүзләренчә, концерт мәйданчыгы артистларга аерым җаваплылык йөкли һәм бер үк вакытта аларга илһам да бирә.
«Чайковский концерт залы — илнең иң яхшы академик сәхнәләренең берсе. Монда бер җирдә дә яшеренеп торып булмый: экраннар да, сәхнә дә юк. Мәйданчыкта бары тик иҗат кына булачак. Бу безнең өчен бик зур сынау. Без коллективны да, республиканы да лаеклы тәкъдим итәргә тырышачакбыз», – дип өстәде сәнгать җитәкчесе.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дистә еллар буе татар мәдәниятенең җыр һәм бию мирасын кадерләп саклый. «Халкыбызның мирасы» программасы борынгы халык җырлары эшкәртмәләрен дә, зур сәхнә тарихы булган классик номерларны да үз эченә алды.
Форумның әһәмияте турында сөйләгәндә, ансамбль директоры проектның Россиянең милли коллективлары системасын үстерүгә җитди этәргеч бирүен билгеләп үтте: «Россия Мәдәният министрлыгының грант ярдәме һәм Берлекнең оештыру эше нәтиҗәсендә без илнең төп сәхнәләренә чыгу мөмкинлеге алабыз. Бу Мәскәү тамашачысына һәм башкала кунакларына милли сәнгатебезне күрсәтү, үзеңнең ихтыяҗыңны аңлау һәм мондый очрашулардан соң гомуми иҗади сәясәткә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирә».
Ансамбльнең чыгышы татар халкына һәм мәдәниятенә хөрмәтне чагылдырган «Халкым» җыры белән төгәлләнә.
Концерт 19:00 дә башлана.
Исегезгә төшерәбез, Россиянең милли профессиональ иҗат коллективлары берлеге — илнең төрле төбәкләреннән әйдәп баручы музыкаль, хореографик һәм хор коллективларын берләштерүче иҗтимагый оешма. Ул мәдәни мирасны саклау, тәҗрибә уртаклашу һәм халык сәнгатен популярлаштыру белән шөгыльләнә.
Фестиваль көннәрендә П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясаучы коллективлар:
А.Ф. Березиков исемендәге «Алтай» дәүләт җыр һәм бию ансамбле;
Себер дәүләт академия рус халыҡ хоры;
Коми Республикасының В. Морозов исемендәге «Асъя кыа» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле («Утренняя заря»);
«Россия казаклары» дәүләт бию театры;
М. Фирсов исемендәге «Русь» дәүләт вокаль-хореографик ансамбле
«Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамбле;
Омск дәүләт академия рус халык хоры;
Карачай-Чиркәс Республикасының «Эльбрус» дәүләт бию ансамбле;
Ырынбур дәүләт академия рус халык хоры.