Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре!

Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.

Республикабызның музейлар челтәре бүген 180нән артык оешманы үз эченә ала. Гомуми музейлар фонды 2,2 миллион саклау берәмлеген тәшкил итә. Шуларның 1,6 миллион данәсе төп фонд берәмлекләре. 2025 елда безнең музей оешмалары 10,54 миллионнан артык кеше кабул итеп, халыкның мәдәни үзәге статусларын ныгытты.

Бу ел республикабыз өчен мөһим вакыйгаларга бай. 14 май көнне Казан рәсми рәвештә 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен алды. Ачылу тантанасы һәм ислам илләренең мәдәният министрлары җыены башкалабызда музей оешмалары җитәкчеләре белән берлектә 30 дәүләт вәкилләрен җыйды. Бу вакыйга дөнья җәмәгатьчелегенең безнең тарихи мирасыбызга һәм уртак проектларыбызга карата кызыксынуын тагын бер кат раслады. Бу югары дәрәҗә бөтен өлкәләрнең системалы эшчәнлеге һәм музей җәмәгатьчелегенең бу эшкә керткән олы хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килде. Сез бу уңышка фәнни өйрәнүләр, күргәзмә проектлары, төзекләндерү эшләре һәм һәр экспонатка булган сакчыл мөнәсәбәтегез аша ирештегез.

Татарстанның музей өлкәсе өчен агымдагы ел тагын бер игътибарга лаек вакыйга белән кадерле – вице-адмирал, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Иван Федорович Лихачевның 200 еллыгы. Аның карары һәм мирасның рухи һәм мәдәни кыйммәтен аңлавы нәтиҗәсендә, Казанда аның абыйсы, археолог, нумизмат Андрей Федорович Лихачевның уникаль археологик җыентыгыннан алынган предметлар ярдәмендә беренче шәһәр музее булдырыла.

Олы хезмәтегез, һөнәрегезгә карата булган тугрылыгыгыз һәм мәдәни мирасыбызны саклауга керткән зур өлешегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Мин ышанам, сезнең осталыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез алга таба да Татарстынның музей өлкәсен үстерәчәк.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, илһам, яңа ачышлар һәм матур проектлар теләп калам.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International