11 ноябрьдә «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгърифәти проект сайты тулы көченә эшли башлады. Атна эчендә мәдәни көндәлек.рф адресына 6 мең файдаланучы теркәлде, көн саен сайттан 70 меңнән артык кеше файдалана.
«Сайт белән күпләр кызыксына, - ди Азат Ганиев, порталны эшләгән оешма – «Татармультфильм» студиясе директоры. - Асылда, сайт олылар өчен дә, балалар өчен дә махсуслаштырылган социаль челтәр булып тора. Биредә даими рәвештә мәгълүмат һәм тәэсирләр алмашу бара, балалар фотосурәтләрен, аларга шәрехләрен урнаштыралар. Бер атна гына узуга да карамастан, безнең сайтны инде миллион кеше караган булуы ачыкланды».
Сайтка Татарстан Республикасының зур һәм кечкенә шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авыл-салаларында яшәүчеләр кызыксыну белдерә. Виртуаль мәйданчыкта укытучылар һәм китапханәчеләр, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре катнаша. www.культурный дневник.рф, www.diary-culturе.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте