VI Халыкара «Крутушка» этник фестивале 22 августтан 24 августка кадәр традицион рәвештә Крутушка поселогының «Байтик» балалар савыктыру лагерендә узачак.
Тамашачылар һәм катнашучылар биредә Россиянең һәм бөтен дөньяның төрле халыклары мәдәнияте, этник музыканың хәзерге юнәлешләре белән якыннан таныша, декоратив-гамәли сәнгать буенча осталык дәресләрендә, үзенчәлекле осталар эшләнмәләре ярминкәсендә, төрле арт-проектларда, күргәзмәләрдә, перфоманслар, театраль һәм бию тамашаларында, кинофильмнар һәм анимация презентацияләрендә, күренекле музыкантларның иҗат кичәләрендә катнаша алачак.
«Крутушка-2014» фестиваленең музыка программасында катнашучылар арасында Истанбулдан «Mesel» төркеме дә бар. Ул Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясаячак һәм үзенчәлекле аранжировкалы төрек, Урта диңгез ярларында яшәүче башка халыклар музыкасын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш Һиндстан йолдызы Parul Mishra һәм Санкт-Петербургтан «Samhey» төркеме катнашкан «Kalander» проектында һинд музыкасы яңгыраячак. Тамак төбе белән җырлаучы Тува остасы Радик Тюлюш, Австралиядән җырчы Зөлфия Камалова, «Торама» мордва ансамбле, «Argishty» әрмән ансамбле, «Tambores» хатын-кызлар ансамбле (Мәскәү), Vladisvar Nadishana (Германия), Пензадан «Странники» төркеме, Африкадан «Kimbata» ансамбле, Бурятиядән җырчы Намгар һ.б. чыгышы тамашачыларны битараф калдырмаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте