Алабугада VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды

2014 елның 2 августы, шимбә

Кичә VII Бөтенроссия  Спас ярминкәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.  Чара 1 августтан 3 августка кадәр Алабугада уза. Шәһәрдә шушы ук көннәрдә VII Бөтенроссия чаң фестивале дә уздырыла.  Анда катнашырга Россиянең төрле почмакларыннан  чаң кагучы 65 оста, иҗат коллективлары һәм солистлар җыелды. Чараларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра.

Ярминкә тарихында беренче буларак быел Алабугага Кырымнан да кунаклар килде.  Шулай ук Белоруссия һәм Үзбәкстан осталары да үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Ярминкәне ачу тантанасында кунаклар һәм Алабуга халкы республиканың иҗат коллективлары чыгышы белән хозурланды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International