Казанда Олег Лоевский җитәкчелегендәге «Шәһәр-арт-әзерлек» яшьләр лабораториясе ябылды. Ул шәһәрнең мәдәни тормышында күренекле вакыйга булды. 10 көн дәвамында Россиядән һәм Германиядән чакырылган режиссерлар Камал театры, ЯТТ артистлары, Казан театр училищесы студентлары белән бергәләп моңарчы театрдан, сәхнәдән бик ерак торган төрле мәйданчыкларда спектакльләр куйды.
«Шәһәр-арт-әзерлек» театр лабораториясендә барлыгы 700дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте