ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Түбән Кама районының мәдәният кластерын үстерү буенча проект семинары узды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Диалог «Келәм» яшьләр инициативалары үзәгендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм аның иҗат командасы катнашында узды.

«Без Түбән Каманың Татарстанда җитештерү үсеш алган сәнәгать башкаласы гына булуын теләмибез. Без мәдәни юнәлештә дә үсәргә телибез», - диде очрашуның әһәмиятен ассызыклап Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.

Түбән Каманы мәдәният үзәге итеп күрергә теләп  берләшкән иҗади һәм инициативалы сигез команда үз проектларын тәкъдим итте. Шуларның берсе – күренекле түбәнкамалыларның портретларын биналар фасадларында QR-код белән  урнаштыру проекты.

Башка тәкъдимнәр арасында - шәһәрдә яшь тамашачы театры базасында яшьләр өчен төрле юнәлешләрне берләштерүче театр киңлеге оештыру, концерт-мәдәни комплекс булдыру, Түбән Кама районы территориясендә велосәяхәтләр, төрле фестивальләр үткәрү һәм башкалар.

«Сез фестивальләргә, объектларга, паркларга матур исемнәр бирә беләсез, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов. - Сез моны башкалардан остарак эшлисез».

«Сезнең өчен мәдәният буш тавыш түгел, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова, - Сезнең өчен искегә ремонт ясау гына түгел, ә яңаны төзү дә мөһим. Сез атмосфера турында да уйланасыз. Һәм бу бик мөһим».

Министр сүзләренә караганда, хәзер Россиядә яңа күренеш – иммерсив театр -  барлыкка килде, һәм якын арада нәкъ менә шушы юнәлешкә ихтыяҗ булачак. Мондый спектакльләрне Түбән Кама тематикасы буенча оештырырга мөмкин. Мәсәлән, Стахеевлар утарында яки паркта.

https://e-nkama.ru/news/262/92461/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International