Бүген ТР Милли музеенда музей эше өлкәсендәге республика конкурсларына йомгак ясадылар һәм яңа экспозиция тәкъдим иттеләр

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында бүген республика музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен бәйрәм программасы оештырылды. Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Кунаклар өчен «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы»  дигән яңа экспозиция буенча экскурсия оештырылды. Ул музей эшләгән елларда  формалашкан бай коллекцияләргә нигезләнә. Зур экспозиция мәйданында оештырылып (3 мең кв. метрдан артык) һәм иң кыйммәтле раритетларны тәкъдим итеп, ул Татарстанның борынгы һәм урта гасыр тарихы, XVI–XVIII гасырлардагы Казан җирлеге һәм XIX гасыр – XX гасыр башында Казан губернасы, совет чоры тарихы һәм безнең көннәр турында сөйли.

Экспозицияне караганнан соң, ике республика конкурсына йомгак ясалды: «Ел музее – 2019» һәм Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның «Иң яхшы корреспондент пункты – 2019». Беренче конкурс музей җәмәгатьчелегенең һөнәри үсешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Икенчесе – патриотик эшне, сугыш турында хәтерне саклау һәм документлар җыюга багышланган.

«Ел музее - 2019» республика конкурсында җиңүчеләр:

– «Иң яхшы дәүләт музее» номинациясендә – «Казан Кремле»  дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы;

– «Иң яхшы муниципаль музей» номинациясендә - Апас туган якны өйрәнү музее;

– «Иң яхшы корпоратив музей» номинациясендә - В. И. Качалов исемендәге театрның Театраль музее;

– «Уку йортының иң яхшы музее» номинациясендә - Казан университеты (КФУ) тарихы музее.

Махсус «Профессионал» номинациясендә иң яхшысы дип Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни - методик эш бүлеге мөдире Әһлиуллина Людмила Таһир кызы табылды.

Шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Виртуаль музееның «Иң яхшы корпункт-2019»  конкурсы җиңүчеләре дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International