ТР мәдәният министры урынбасары капиталь ремонттан соң Смәил мәдәният йорты ачылышында катнашты

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Балтач муниципаль районының Смәил авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Тантаналы чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Соңгы елларда мәдәният йорты ябык булган, стенада ярыклар барлыкка килгән һәм анда эшчәнлек алып бару куркыныч тудырган. Узган ел объект мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелде. Аны төзекләндерү өчен 19257 мең сум акча бүлеп бирелде. Эшчеләр диварларны һәм фундаментны ныгытты, суүткәргеч, җылылык, тәрәзәләрне алыштырды, бинаны тулысынча тышлады һәм территорияне төзекләндерде. Ремонт барышында шулай ук яңа сәхнә монтажланды һәм 250 урынга исәпләнгән тамаша залы яңартылды. Хәзер биредә репетицияләр дә, бәйрәм концертлары үткәрергә була. Өстәвенә, клуб формированиеләрендә катнашучылар өчен, яңа бүлмәләрдән тыш, яңа костюмнар да бирелде.  Бүгенге көндә  биредә 6 оешма эшләп килә.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасында 2020 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында 12 күпфункцияле үзәк (авыл клублары) сафка басачак һәм 37 мәдәният объекты ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International