Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2030 елга кадәр мәдәниятнең үсеш стратегиясе проектын тәкъдим иттеләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәдәниятенең үсеш стратегиясе проекты буенча фикер алыштылар. Озак вакытка исәпләнгән документ буенча  иҗтимагый фикер алышуында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П.Ларионова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары, фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

Стратегияне Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова тәкъдим итте. Проект нигезендә, Стратегиянең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: мәдәни кыйммәтләрдән һәркем куллана алсын өчен шартлар тудыру, мәдәният экосистемасы эчендә челтәрара хезмәттәшлек кысаларында бердәм мәдәни киңлек булдыру; иҗатта үзбилгеләнү һәм мотивация өчен уңайлы мохит оештыру; мәдәни учреждениеләр эшчәнлегендә цифрлы трансформация һәм мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектларны интеграцияләү; мәдәни потенциалны активлаштыру һәм мәдәнияттә көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү, нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм иҗади элитаны формалаштыру; мәдәниятне трансляцияләүгә ярдәм итү; буыннан-буынга гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүне һәм тапшыруны тәэмин итүче иҗтимагый институт буларак гаиләнең  социаль статусын күтәрү.

Стратегия проектына сылтама: /file/mincult/File/Стратегия развития культуры проект.docx

Тәкъдир итүгә сылтама: https://yadi.sk/d/0MDG5cdZ9j5k_Q

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International