27 июньдә «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак

2020 елның 26 июне, җомга

Быел пандемия аркасында чара беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Бәйрәм кунакларын удмуртларның гореф-гадәтләре, йолаларына һәм күңел ачу дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә. Бай эчтәлекле программа үз эченә күргәзмәләр, уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм экскурсияләр ала. Республикабызның муниципаль берәмлекләрендәге фольклор коллективлары чыгышлары бәйрәмнең бизәге булачак.

Шулай ук яшь буенча мәйданчыклар эше планлаштырылган.

Бәйрәм алдыннан оештыручылар тарафыннан социаль челтәрләрдә, рәсми порталларда һәм #ГЫРОНБЫДТОН2020: /file/mincult/File/Гырон Быдтон 2020 программа.docx мәҗбүри хештегы белән «ZOOM» мәйданчыгында көндәлек онлайн - чаралар сериясе эшләтеп җибәрелде.

27 июнь бәйрәме программасы: /file/mincult/File/Программа 27 июня.doc

ММЧ өчен элемтә: Эльвина Зөлфәт кызы Якупова 8 917 282 46 78

Оештыручылар:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

ТР Әгерҗе муниципаль районы

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге

Татарстан халыкларының Дуслык йорты

Казан дәүләт мәдәният институты

Татарстан халыклары Ассамблеясы

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International