ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярны  Татарстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Эльвира Камалова тәбрикләде һәм акчалата бүләк тапшырды.  

14 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында археология предметларын дәүләт музей фондына тапшыру булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин, шушы ук институт хезмәткәрләре катнашты.

 2015-2016 елларда  Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 7 чит илдән конкурска 700 гариза килде.

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының  карары нигезендә Чистай районындагы  Кызыл Ялан авылы археологик мирас объектыннан артефактлар урлаганда тотылган  «кара археологлар» төркеме хөкемгә тартылды. Аларның берсе 2 ел да 3 айга кырыс режимлы төзәтү колониясенә ябылды, калганнарына шартлы  срок рәвешендә җәза бирелде.

Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтовның Татарстанга эш сәфәре кысаларында 15 апрельдә Казахстан делегациясе Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге,  шулай ук  Татарстан Республикасында яшәүче казахларның милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән очрашачак.

 


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Конференция үз алдына мәдәни мирас объектларын өйрәнү, торгызу һәм саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алышуны максат итеп куя.

Оештыручылар акциядә катнашырга начар күрүчеләр, сукырлар белән эшләүче китапханәләрне, мәктәпләрне, башка учреждениеләрне чакыра. 

Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Әлеге театрГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International