“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:
1. Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы;
2. Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;
3. Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;
4. Курчак театры сәнгате һәм балалар театры;
5. Театраль тәнкыйть;
6. Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.
IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә “Собачье сердце” (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.
Бүгенге көндә форумга 30 театрдан заявка килгән. Татарстан театрларыннан кала форумда Казахстан, Алтай, Башкортостан, Калмыкия, Хакасия, Чувашия театрлары катнашачак. Заявканың формасы Камал театры сайтының "Проектлар" сәхифәсендә. Заявкалар kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша 2016 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълуматләрне (843) 293-14-24 номеры аша алырга мөмкин. Форум чаралары Г.Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, КФУ аудиторияләрендә, “Шәрык” клубында һ.б. урыннарда үтәчәк.
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.