Бөек Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методика һәм библиография эшчәнлеге бүлеге интернет челтәрендә «Безнең Тукай» акциясен уздыра.
Бөек шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру һәм күзләре начар күрүчеләр, сукырлар арасында китап укуны, иҗатка омтылышны активлаштыру акциянең төп максаты булып тора.
Оештыручылар акциядә катнашырга начар күрүчеләр, сукырлар белән эшләүче китапханәләрне, мәктәпләрне, башка учреждениеләрне чакыра.
Катнашу өчен Тукайның теләсә кайсы шигырен, теләсә кайсы телдә укып, шуны видеога яздырып, «Безнең Тукай» акциясендә катнашабыз» дигән язма куеп интернетта урнаштырырга, ә видеога сылтаманы оештыручыларга җибәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте