Апрельнең 18 еннән 19 ына кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бинасында «XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру» алтынчы халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Ул Татарстанда архитектура белеме бирелә башлауга 50 ел тулуга багышлана.
Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казанны саклап калу өчен көрәшүче «Кызыл Калкан» иҗтимагый яшьләр хәрәкәте оештыра.
Конференция үз алдына мәдәни мирас объектларын өйрәнү, торгызу һәм саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алышуны максат итеп куя.
Шулай ук студентлар һәм аспирантлар өчен «Шәһәрнең тарихи-мәдәни тирәлеге. Чистай шәһәре: яңарыш мөмкинлекләре» проектлау-мәгърифәти семинары уздырылачак.
Хөрмәтле журналистлар! Әлеге конференциягә рәхим итегез.
89874246764 (Альбина Хәйруллина)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте