22, 23, 24 апрельдә Качалов театрының кече сәхнәсендә «Ремарка» - 2016 яңа драматургия конкурсының йомгаклау укулары була.
Быел конкурска төрле илләрдән 431 пьеса килде. Конкурсның эксперт советына һәм жюриена Павел Руднев, Михаил Дурненков, Кристина Матвиенко, Елена Исаева, Максим Курочкин, Анна Банасюкевич, Родион Белецкий, Нияз Игламов, Юлия Тупикина, Олег Липовецкий кебек Россиянең һәм чит илләрнең күренекле театр эшлеклеләре керә.
Конкурсның финалы һәр елны яңа шәһәрдә уздырыла. Быел ул Санкт-Петербургта һәм Казанда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте