Мәскәүдә «Филантроп» халыкара премиясе Попечительләр советы, Жюрие һәм Оештыру комитеты утырышы булды. Әлеге бүләк инвалид кешеләргә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен бирелә. Конкурс ике елга бер тапкыр өч төп номинациядә уздырыла: башкару сәнгате, рәсем сәнгате һәм әдәби иҗат.
2015-2016 елларда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 7 чит илдән конкурска 700 гариза килде.
Җиңүчеләр арасында Татарстаннан сукыр музыкантлар да бар. Казан вокаль-инструменталь ансамбле «НеЗаМи» (җитәкчесе Бикчәнтәев Дмитрий Андреевич) "Башкару сәнгате" номинациясендә «Өмет» дигән махсус премиягә, Чаллыдан үзешчән композитор, бард, башкаручы Людмила Ткачук бәйгенең дипломына лаек булды.
«Филантроп» http://www.filantrop.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте