ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

Казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына “Светофорда кунакта” (Аманулла) спектакле тәкъдим ителде.

2018 елның 5 июленнән Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган «Беренче профессиональ татар сәясәтчесе» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

12 июль көнне Гомель сарай-парк ансамбле залларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллекциясеннән «Татар мәдәнияте күптөрлелеге» күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Белорусиядәге Татарстан көннәре кысаларында узды.

Басма илебездәге иң әһәмиятле спорт чарасының тарихы, аның символлары, катнашучы илләр турында сөйли.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алабугада “Халык уеннары” темасына XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы эшли башлады. 

Милли музей фондларының нигезендә археолог, тарихчы А.Ф. Лихачевның бай коллекциясе ята. XIX гасыр азагында  күренекле галим исеме туган якны өйрәнүгә кагылган борынгы әйберләр җыю белән бәйләнгән.

  4-5 августта Татарстан Милли музее «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары» исемле төбәкара хәрби-тарихи фестивальгә чакыра. Чараны танылган «Витязь» клубы оештыра (җитәкчесе - В.В. Хабаров).

Бүгенге көнгә 65 фильмнан торган шорт-исемлек төзелгән, аның “милли конкурс” номинациясендә 15 фильм теркәлгән. 


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

10 июль көнне Татарстан Милли китапханәсе шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен Кабан күле ярында экскурсия үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International