«Татар мәдәнияте күптөрлелеге»: Белорусия буенча сәяхәт

2018 елның 13 июле, җомга

12 июль көнне Гомель сарай-парк ансамбле залларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллекциясеннән «Татар мәдәнияте күптөрлелеге» күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Белорусиядәге Татарстан көннәре кысаларында узды.

200ләгән уникаль экспонат арасында чигелгән тукымалар, күн мозаика техникасы буенча эшләнгән аяк киеме, бизәнү, көнкүреш һәм йорт әйберләре,  каллиграфия сәнгате үрнәкләре, мөселман предметлары бар. Моннан тыш, күргәзмәгә хатын-кыз, ирләр, балаларның милли киемнәре куелган.

Сарай залларында Татарстан һәм Башкорстанның иң яхшы рәссамнары эшләре урын алган. 50дән артык картина күп еллар дәвамында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан үткәрелгән халыкара пленэр һәм арт-симпозиумнардан сайлап алынган. Рәсемнәрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше чагылыш тапкан.

«Татар мәдәнияте күптөрлелеге» күргәзмәсе 2018 елның май һәм июнь айларында Минск һәм Полоцк шәһәрләрендә оештырылган иде, ә Гомель халкы аны 15 августка кадәр карый алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International