Кариев театры артистлары Чәчәк фестивалендә чыгыш ясады

2018 елның 13 июле, җомга

“Мәдәни чәршәмбе”  шәһәр проекты һәм Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  артистлары Чәчәк фестивалендә чыгыш ясады. Казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына “Светофорда кунакта” (Аманулла) спектакле тәкъдим ителде. Тамаша барышында  балалар юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде, дуслык, гаилә һәм туган җиргә мәхәббәт төшенчәләре турында уйланды.

Спектакль Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International