Татарстан милли музее Андрей Федорович Лихачев коллекциясеннән музей раритетларын тәкъдим итә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан милли музее – Россиянең бүгенге көндә иң эре һәм үсеп килүче  төбәк музейларыннан берсе, республиканың фәнни- тикшеренү һәм методик үзәге булып тора. Музейда 934 мең саклау берәмлеге исәпләнә, алар Татарстанның мәдәни-тарихи һәм табигый мирасының үзенчәлекләрен чагылдыра.

Милли музей фондларының нигезендә археолог, тарихчы А.Ф. Лихачевның бай коллекциясе ята. XIX гасыр азагында күренекле галим исеме туган якны өйрәнүгә кагылган борынгы әйберләр җыю белән бәйләнгән. Андрей Федорович үз коллекциясен 30 ел буе туплаган, бу эш аның тормыш мәгънәсенә әйләнгән.

17 июль көнне Милли музей археолог, тарихчы А.Ф. Лихачевның коллекциясен карарга чакыра. 12.00 сәгатьтә музейга килүчеләр өчен “Аның исеме белән музей тарихы башланган” дигән тематик экскурсия эшли башлый.

Конференция залында “А.Ф. Лихачев тупланмасыннан фарфор коллекциясе” исемле кызыклы чара үткәрелә. Күргәзмә кысаларында  урта гасырның акча басу техникасы буенча мастер-класс та үткәреләчәк.

Элемтә өчен: +7(843)292-89-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International