Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә “2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты” буенча рельеф-графикалы ярдәмлек

2018 елның 13 июле, җомга

Басма илебездәге иң әһәмиятле спорт чарасының тарихы, аның символлары, катнашучы илләр турында сөйли. Аерым игътибар 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итүче Казан шәһәренә бирелгән. Басмада текст рельф-нокталы һәм зурайтылган шрифт белән параллель рәвештә, төсле рельеф-графикалы сүрәтләр белән бергә бирелгән. Эмблема, Дөнья чемпионаты талисманы - Забивака, «Казан–Арена» стадионы һәм аның логотибы – болар барысы да рельефлы итеп ясалган, күрмәүчеләр  аларны бармак очлары белән тоеп, объектларны күзалдына китерә алачак. Тулырак мәгълүматны тифлокоментарийлар аша белеп булачак.

Ярдәмлекне эшләүдә китапханә хезмәткәрләре командасы катнашкан. “Әлеге басманы төзегәндә алдыбызга куйган максатлар арасында иң әһәмиятлесе һәм катлаулысы – мәгълүматны файдалы гына түгел, ә матур итеп тә җиткерү иде. Мин рәсемнәр һәм тифлоаңлатмаларны рәхәтләнеп эшләдем, чемпионатның символлары һәм объектларының бөтен матурлыгын күрмәүчеләребезгә дә җиткерәсе килде. Халыкның үзара берләшүе, илебез өчен горурлану хисләре - миңа эшемдә, һичшиксез, ярдәм итте”, - дип сөйләде рельеф графикасы белгече һәм тифлокомментатор Айсылу Вәлиева.

Өстәмә мәгълүматны китапханәнең матбугат хезмәтенә 89033438746 телефоны аша шалтыратып белеп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International