10 июль көнне Татарстан Милли китапханәсе шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен Кабан күле ярында экскурсия үткәрде.
Милли китапханә фондларында Кабан күле турында күпсанлы китаплар, документлар, басма матбугат саклана, шул исәптән революциягә кадәрге Казан губерниясенә кагылышлылары да. Әлеге мәгълүматлар катнашучыларга фәнни тикшеренүләр һәм төрле риваятьләргә нигезләнгән экскурсия рәвешендә җиткерелде. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары әлеге искиткеч урынның тарихы һәм табигый үзенчәлекләре белән якыннанрак таныша алды. Экскурсия барышында Кабан күленә багышлап язылган Габдулла Тукай, Филипп Пираев шигырьләре, Каюм Насыйри әсәрләреннән өзекләр яңгырады.
Экскурсиядә 80нән артык кеше катнашты.
Чара вакытында теләгән һәр кешегә Татарстан китапханәләренә бердәм электрон билетлар эшләнде.