5 декабрь 17.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Филармониада» XIV Халыкара сәнгать фестивален ачу тантанасы була.
«Артек» Халыкара балалар үзәге белән берлектә язучылар һәм нәшриятчылар берлеге Ассоциациясе, Президент мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән «Әдәбият дөньясы. Яшьлек» иҗат конкурсын игълан итә.
Конкурсның максаты-Россия төбәкләрендә әдәби яктан сәләтле яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста катнашу өчен 11-16 яшьлек яшүсмер авторлар чакырыла.
Конкурста катнашу өчен Ассоциация сайтында гариза тутыру кирәк: http://aspirf.ru/ 11-12, 13-14, 15-16 яшь категориясе буенча түбәндәге номинацияләр буенча хезмәтләр кабул ителә:
- проза (10 мең билге, ирекле тема)
- поэзия (200 юл, ирекле тема)
- тәнкыйть (эссе 5 мең билге, яраткан китабым темасына)
- журналистика (очерк 5 мең билге, замана герое-яшьтәшем)
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Аларның авторлары «Артек» яшьләр үзәгендә тематик әдәби сменага барачак, ул 2022 елның февраль -март аенда узачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин http://aspirf.ru/contests
Татар биюенең бөтен матурлыгын күрергә омтылучылар өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Мирас» мультимедиа белем бирү программасын булдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан 2021 елда хезмәт күрсәтү шартларын бәяләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының рейтингы расланды.
1-10 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар циклы оештырыла. Моннан тыш, кино күрсәтү «Әкият» бинасында, шулай ук республика районнарында да узачак.
1 - 10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары «Игелек сәнгате» дигән ункөнлек уздыра. Мәдәни программа 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Чараларга керү бушлай. Барлыгы 60 мәдәни чара әзерләнде.
26 ноябрь Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Лермонтов заманы» музыкаль-сәнгать белем бирү проектын ачу тантанасы узды.
Республика яшь талантлар конкурсы 2021 елның 18 ноябреннән 15 декабренә кадәр үткәрелә.
26 ноябрьдә, 77 яшендә авыр дәвамлы авырудан соң, шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Алтын строфа 2009» Мәскәү халыкара шигърият конкурсы призеры, Г.Р. Державин исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты Михаил Викторович Тузов вафат булды.
Казан ТЮЗының «Иваново детство» спектакле «Арлекин» балалар өчен театр сәнгате өлкәсендә Россия Милли премиясенең номинанты булды. Эксперт советы Россия театрларының 116 спектаклен карады һәм конкурс программасын формалаштырды.